Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Россиядә күп балалы әти-әниләргә отпуск вакытын арттырырга җыеналар

Өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россиядә күп балалы ата-аналарга ел саен бирелә һәм түләнә торган отпуск вакытын 35 көнгә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта RT хәбәр итә.

Тәкъдим авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев. Ул шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка тиешле хат юллаган.

Кабул ителгән очракта, бу яңалык өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга кагылачак. Сухарев сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә йөкләмә зур, әмма хәзер аларның отпускларының дәвамлылыгы башка хезмәткәрләрдән берни белән дә аерылмый.

«Шуңа бәйле рәвештә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга ел саен 35 көн дәвамында һәм түләнә торган төп түләүле отпуск бирү өлешендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорыйм», — дип яза парламентарий хатта.

Ул өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала, дип саный.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-08-2020/rossiyad-k-p-balaly-ti-nil-rg-otpusk-vakytyn-arttyryrga-yenalar-5762959

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев