Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айрат Фәррахов: Ислам ипотекасы күпләргә торак алырга булышса, закон дөрес гамәл булачак

Ислам банкингы турында законның шәригать кануннары буенча яшәүчеләрне тораклы итүдә әһәмияте зур. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдерде. «Ислам ипотекасы күпләргә торак алырга булышса, бу – дөрес гамәл булачак», - диде ул.

Бездә торак җитми, торакка мохтаҗ булган гаиләләр бар. Шәригать кануннары буенча яшәүчеләр ислам ипотекасын куллана алачак, дигән сүз. Бу – яңа мөмкинлек, шуңа күрә аңа ихтыяҗ һәрвакыт булачак», - дип саный депутат.

Айрат Фәррахов ислам финанслары исламныкы булмаганнан нәрсәсе белән аерылуын да искәртте. «Бу – шәригать буенча финанс базары. Анда процентка бирү, рибачылык тыелган, ягъни кредит юк. Шәригать кануннары буенча яшәүчеләр бүген ипотека алмый, бизнесларын җәелдерә алмый интекте. Бу үтенеч белән сайлаучылар да күп мөрәҗәгать итте безгә», - дип әйтте.

  • Эксперимент кысаларында, дүрт субъектта - Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда ике елга ислам финансларын кертергә рөхсәт иттеләр. Бу законның авторлары арасында Айрат Фәррахов та бар. Бу хакта ул «Интертат»ка биргән интервьюда сөйләде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев