Дусым авылында гошер сәдакасы җыеп тапшырдылар
Дин һәм без

Дусым авылында гошер сәдакасы җыеп тапшырдылар

Ихластан бирелгән сәдака малны киметми, киресенчә, Аллаһ бирелгән сәдака өчен малыңны арттырыр.

Дусым авылында иртәдән машина белән гошер сәдакасы җыеп киттеләр. Һәркем тиешле сәдакасын капка төбенә куеп калдырган.

Барысы 1,5 тонна яшелчә җыелып, «Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе»нә  илтеп тапшырганнар.

- Биргән сәдакаларыгыз кабуллардан булсын. Катнашучыларга Аллаһ сәламәтлек бирсен, - дип рәхмәтен җиткерде Дусым авылы имамы Равил Фазылҗанов. 


Нет комментариев