Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Бойцов хәбәр итте, ди яза ТАСС агентлыгы.
Белгеч сүзләренчә, йөрәк өчен аеруча тозлы һәм артык майлы продуктлар зарарлы. Алар арасында чипсы, вафли һәм күп күләмдә кыздырылган ризыклар бар. Шул ук вакытта йөрәкне саклау өчен омега-3 майлы кислоталарына бай продуктларны — майлы диңгез балыгын, чикләвекләрне, орлыкларны һәм үсемлек майларын рационга кертергә киңәш ителә.
Рационда яшелчә, җиләк-җимеш һәм җиләкләр дә булырга тиеш. Шул ук вакытта балансланган туклану һәм ризыкларның күләмен контрольдә тоту мөһим.
Кардиолог шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасында проблемаларны күрсәтергә мөмкин булган симптомнарга игътибар итәргә чакыра. Гадәти физик йөкләнеш вакытында тын кысылу, аяклар шешү һәм кан басымының югары булуы табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
Нет комментариев