Әтнә яшьләре киләчәкләрен үз кулларына ала
Район хәбәрләре

Әтнә яшьләре киләчәкләрен үз кулларына ала

Район мәктәпләрендә Алдынгылар хәрәкәте сайлаулары башланды. Бүген районыбыз мәктәпләрендә аеруча җанлы һәм дулкынландыргыч көннәр кичерәбез.

Безнең белем йортларында Алдынгылар хәрәкәте беренчел бүлекчәләренә сайлаулар башланды. Бу — балаларыбызның үзидарәне, демократияне һәм җаваплылыкны өйрәнү юлындагы зур адым, ә район тормышы өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга.

Сайлау ничек уза?

Сайлауларда 12 яшьтән башлап барлык теләгән укучы катнаша ала. Бу — яшьләребезнең үз фикерен әйтә, командада эшли һәм лидерлык сыйфатларын күрсәтә белү мөмкинлеге.

Һәр кандидат үз программасын әзерли, үзе турында сөйли һәм ни өчен нәкъ менә аның Алдынгылар хәрәкәте рәисе булырга тиешлеген дәлилли. Бу чыгышлар — кыюлык, ышану һәм киләчәккә омтылыш символы. Сайлау барышында укучылар үзләре арасыннан рәис, секретарь һәм хәрәкәтнең 13 юнәлеше буенча лидерларны сайлыйлар. Бу юнәлешләр балаларның кызыксынуларын һәм талантларын иң киң спектрда үстерергә мөмкинлек бирә: ·

- белем һәм фән;

· культура һәм сәнгать; ·

- волонтерлык һәм игелеклелек;

· патриотизм һәм туган якны өйрәнү; ·

 спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше;

· медиа һәм коммуникацияләр;

- экология һәм табигатьне саклау; ·

- туризм һәм маҗаралар; ·

- туган тел һәм башкалар.

Төп даталар

Беренчел бүлекчәләрдә сайлаулар 15 сентябрьда тәмамланачак. Ә инде октябрь аенда җирле бүлекчәгә сайлаулар көтелә. Шуннан соң иң актив, иң лаеклы вәкилләребез республиканың Алдынгылар хәрәкәте бүлегенә рәис сайлауда катнашачак.

Бу — безнең район яшьләре өчен зур мәртәбә һәм горурлык!

Ни өчен бу мөһим?

Алдынгылар хәрәкәте — ул балаларны иҗтимагый тормышка тарту, аларда җаваплылык, бердәмлек һәм инициатива тәрбияләү мәктәбе. Сайлаулар барышында укучылар үзләре генә карар кабул итә, үз лидерларын сайлый, үз киләчәкләрен үз кулларына ала. Бу — аларның бәйсез фикер йөртә белүен, үз-үзенә ышануын һәм командада эшли алуын күрсәтә.

Хәрәкәттә — бәрәкәт, бердәмлектә — көч!

Айсылу Гыйззатова, Әтнә муниципаль районының Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе


Нет комментариев