Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәлил эзләре буйлап» патриотик сәгать

Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә күчә торган легендар батырлары була. Муса Җәлил — шундый каһарман язучыларның берсе.

Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 118 ел тулу уңаеннан китапханәбездә «Җәлил эзләре буйлап» дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Китапханәче укучыларны патриот шагыйрьнең фаҗигале тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары искә алынды һәм герой шагыйрьнең шигырьләре укылды. Видеоязма ярдәмендә чарада катнашучыларга аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашист эшчәнлеге турында, аның биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләнде. Чара барышында бай эчтәлекле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар викторина сорауларына да җавап биреп, үзләренең белемнәрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев