Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арылар әбиләренең серле сандыгында казындылар

Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле кичә үткәрделәр

Әби-бабаларыбызның мирасы... Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләрдәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргаеп яткан сөлге-тастымаллардамы? Мәдәният йортыбызда телебезне,милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне саклап калу йөзеннән балалар белән “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле кичә үткәрделәр Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре . Әбинең серле сандыгында халкыбызның күңел җәүһәрләре: милли кием үрнәкләре,чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар,, ашъяулыклар,чабаталар бар иде. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну,горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.Кичә бик күңелле,мавыктыргыч булды.

Мәглүмать  https://vk.com/id189052797 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев