Әтнә мәктәбе укучылары «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында җиңделәр
ТР Кызыл Китабы вәкилләре балалар күзлегеннән: биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» исемле балалар кул эшләре конкурсы игълан ителгән.
ТР Кызыл Китабы вәкилләре балалар күзлегеннән: биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» исемле балалар кул эшләре конкурсы игълан ителгән.
Шушы көннәрдә Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының конкурс комиссиясе «Замбезия елгасы» зоопаркы территориясендә «Мин һәм Кызыл китап»республика конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, мәктәп укучыларының һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшенә бәя бирде.
Быел конкурста 572 мәгариф учреждениесеннән 3434 бала катнашкан. Җиңүчеләрне эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча игълан иттеләр. Шунысы сөендерә – араларында безнекеләр дә бар. Алар белән таныш булыгыз:
“Кече (1-4 сыйныфлар)” яшь категориясенең “Гөмбә” номинациясендә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әминә Якупова 1 урын яулады. “Урта (5-8 сыйныфлар)”яшь категориясенең “Хайваннар” номинациясендә дә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Камил Шиһабетдинов 1 урын алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев