Әтнә үзәк хастаханәсе Татарстан Республикасы Рәисенең махсус бүләгенә - автомобильгә ия булды
Хәбәрләр

Әтнә үзәк хастаханәсе Татарстан Республикасы Рәисенең махсус бүләгенә - автомобильгә ия булды

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика конкурсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында «Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Шул уңайдан «Иң яхшы беренчел звено командасы: үзәк район поликлиникалары» номинациясендә Әтнә үзәк район хастаханәсе җиңде.

Әтнә үзәк хастаханәсе коллективын ихластан котлыйбыз, сезнең игелекле һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез.

 


Нет комментариев