Чаллыда автобус йөртүчегә штраф салганнар. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Прокурор тикшерүе материалларыннан күренгәнчә, инцидент 2026 елның 20 июлендә булган. Бала Алабуга – Чаллы маршруты буенча йөри торган автобуста барган. Чаллыга барып җиткәч, «Автостанция» тукталышында яшүсмер юл өчен түли алмаган: Интернет та, акча да булмаган. Шуннан соң машина йөртүче баланы Казан проспекты ягына алып китә һәм Сидоровка бистәсендә мәҗбүри төшереп калдыра.
Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, үзе, балалар, багаж яки кул йөге өчен түләүдән баш тарткан пассажирны җәмәгать транспортыннан якындагы тукталышта төшерәчәкләр. Әмма бу кагыйдә өлкәннәрдән башка йөрүче 16 яшькә кадәрге балаларга кагылмый.
Автобус йөртүчегә административ эш кузгатканнар, ир-атка 5 мең сум штраф салганнар.
Нет комментариев