Бер табибта – җиде һөнәр
Хәбәрләр

Бер табибта – җиде һөнәр

Озак еллар Күлле Киме авылындагы больницаның баш табибы булып эшләгән Илсия апа Сабировага 90 яшь тулды

Урта һәм өлкән буын өчен ул шактый билгеле шәхес.

Гел рәхмәт укый торган хезмәт иясе
Яшьрәкләр белми торгандыр, Әтнә үзәк больницасы төзелгәнче Күлле Кимедә һәм Күңгәрдә участок больницалары гамәлдә булды. Илсия апа Сабирова Күлле Киме авылындагысын җитәкләде.
– Барысы 40 ел гомерем медицина өлкәсе белән бәйле, – ди ул.
Шуның 30 елы Күлле Киме больницасы белән бәйле икән. Сүз уңаеннан әйтеп узыйк, аның хәзерге йорт-җире дә элекке больницаның артында ук урнашкан.
Илсия апа универсаль шәхес – кем булып кына эшләргә туры килми аңа. Шунысы бәхәссез, хезмәте белән Күлле Киме белән янәшә авылларда гына түгел, бөтен районда дан казанды. Күрше Мари Иленнән дә Күлле Киме больницасына киләләр иде, хәтта.
– Башта больницадагы шәфкать туташлары һәм санитаркалар янында бер мин генә табиб идем. Шул сәбәпле биредә педиатр да, терапевт та, хирург та, теш табибы да, хәтта гинеколог та булырга туры килде, – дип искә ала ул.
Табиб һөнәре, гомумән, берөзлексез рәхмәт укый торган хезмәт ул. Ә Илсия апа Сабированың баштарак берүзе һәм озак еллар дәвамында эшләвен күзаллагач, аңа булган чиксез рәхмәтнең ихлас соклануга, хөрмәткә әйләнүен күзаллау авыр түгелдер. 
Әнә шундый киңкырлы шәхеснең 90 яшьлек юбилее яңа узган сайлауларның беренче көне белән тәңгәл килде. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рөстәм Хисамиев, район үзәк больницасының баш табибы Илназ Хисамиев, район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Гыйниятов, урынбасары Илсия Сабирова һәм авыл ветераннар советы җитәкчесе Саимә Сабирова котладылар. Ихлас теләкләр, җылы сүзләр күп булды биредә. Аларын кырыйга куеп торыйк та, юбилярның тормыш юлына күз салып узыйк.

Татар кызлары яхшы укыйлар
Олы Әтнә авылы кызы ул. Әти-әнисенең 5 сөекле баласыннан икенчесе була. Аның үзеннән тыш, апасы, ике энесе, бер сеңлесе була. Соңгысы Яңа Әтнә авылында тора, бертуганнар арасыннан хәзер шул сеңлесе белән икесе генә исән-саулар алар. Инде тарих итеп кенә сөйләгән гамьсез балачак елларын, шул ук вакытта җитмәүчелек чорларын үз башларыннан кичерә алар.
Илсия апа Сабирова 1954 елны Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый. Ә 1956 елны Казанга китә – исәбе туган җирендә хезмәт итү. Чын мәгънәсендә җирдә эшләргә, шул максатын тормышка ашыру өчен агроном хезмәтен үзләштереп кайтырга тели ул. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Хисамиевнең: 
– Ничек медицина өлкәсен сайларга булдыгыз соң? – дип кызыксынуына җавап итеп сөйләде ул. Бик кызык тарих бу.
Кыскасы, Илсия апа Сабирова агрономлыкка имтиханнар бирә, тик “5” һәм “4”леләре янында “3”ле дә пәйда була. Шул сәбәпле керү балы җитеп бетми, нәтиҗәдә, җирдә эшләүче булу хокукыннан мәхрүм була. Әмма ул югалып калмый, шул билгеләре белән Казан медицина училищесына бара. Биредә аңа өстәмә рәвештә тагын бер имтихан бирдерәләр. Тарихны “5”кә бирә дә, аны укырга кабул итәләр. Биредә медучилищеда 2 ел укып, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. 
– Шунда укытучыларның “Татар кызлары бик яхшы укыйлар алар”, диюләре әле дә истә, – ди. 
Бу чор белән бәйле ис­тә­лекләре күп аның. Училищеда укыганда, бервакыт, Чыпчыкка кадәр чабата киеп тә бара әле ул. Таныш авылдашлары очрап, шулар белән бара. Аның бу истәлеге кызык та, гыйбрәтле дә. Үз авызыннан сөйләтү дөресрәк булыр.
– Станциядә сулык аркылы чыгасы булды. “Сеңлем, әйдә, җилкәгә ябыш”, дип газетада эшләп ялга чыккан Сүрия Мингатинаның әтисе Мәхмүт абый икенче якка чыгарып куйды. Электричкада барабыз – яшь-җилбәзәк минем аякка карап көлешә. Бик уңайсыз булды. Шул ук Мәхмүт абый: “Әйдәгез, арттагы буш урынга барып утырыйк. Ә сез, егетләр, безне кап­лап барыгыз”, диде. Казандагы фатирга барып кергәч, чабатаны күреп, хуҗабикә дә аптырады. 
“Бу чабатаңны стенага элеп куйыйк. Укуыңны тәмамлап чыккач, бу музей экспонатын күреп үзең дә аптырарсың әле”, диде... 
Әнә шулай дип үзе дә көлде дә, кабат моңсуланып уйга батты. 
Ә укып чыккач, яшь белгечне фельдшер итеп Күәм авылына эшкә җибәрәләр. Бу чор истәлекләре бик гыйбрәтле. Ә шулай да беренче чиратта эшчәнлекне тәртипкә салу өчен нык тырышырга туры килә.

Күәм чоры
– Күәмдә хәлләр бик яхшы түгел иде, ташландык күмәк хуҗалык иде ул вакытта. Рәисенең нәрәт бирә торган урыны да юк иде, хәтта, – ди Илсия апа. – Ә 5 сыйныфта укучы 17 баланың башында таз иде.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Таз авыруы – «Лишай” дигәндә, еш кына тире һәм чәчнең гөмбә  белән зарарлануын күздә тоталар – медицинада аны башның чәч өлеше микозы дип тә атыйлар.
Олы Әтнә больницасында ул чорда баш табиб Гафурова фамилияле кеше була. Ул балаларны Казанга, нурланыш белән дәвалануга алып барып кайта. Дәвалауның аннан соңгы өлеше Илсия Сабирова җилкәсенә төшә.
Моннан тыш участоктагы  62 кешене трахомадан да дәваларга туры килә.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
«Трахома» – күзнең хла­мидияләр китереп чыгарган, конъюнктив һәм мөгез­катлауның зарарлануы белән характерлана торган хроник йогышлы авыру ул. Хәзер ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан онытылган авырулар исемлегенә кертелгән.
– Училищеда укыган чорда медицина өлкәсен ихлас яратырга өлгердем, минем инде табиб буласым килде, – ди ул.
Шушы теләге аны 1962 елны кабат Казанга, медицина инс­титутына алып килә. Яхшы укый һәм 1967 елны аны да бик уңышлы тәмамлап чыга.

Күлле Киме чоры
Ә инде 1956дан 1996 елга кадәр бары медицина өлкәсендә генә эшли. Шуның 30 елы Күлле Киме авылы белән бәйле. “Үзем дә аптырыйм”, – дип көрсенә. Хәер, аптырарлык берни дә юк. Әнә шулай еллар дәвамында медицина өлкәсенә, халык дәвалау һөнәренә булган мәхәббәт бары ныгый бара анда.
Илсия апаның Күлле Киме чоры турында, гомумән, аерым бер китап язарлык. Кая ул, аны яратып искә алучылар исемлеге генә бер китап булыр иде, мөгаен. Күлле Кименең бер катлы булса да, хәйран ук мәйдан биләгән агач бинасын хәтерләүчеләр шактыйдыр әле. Шулайдыр. Чөнки монда дәваланучылар Күлле Киме ягына керүче авыллар халкы гына түгел, якташлары янына килүче Олы Әтнәләр дә, Күәмнәр дә булды. Нинди ул, күрше Мари Иленнән дә килүчеләр күп була иде. Менә боларын мин үзем дә яхшы хәтерлим. Бик күпләрне яман чирләрдән коткарып калды ул һәм аңа ихлас рәхмәтлеләр бик күп.
Әйтергә кирәк, төп хез­мә­теннән тыш, бу як зонадагы 7 медпункт та аңа буйсына иде. Шул ук вакытта белемен камилләштерү һәм күтәрү максатыннан, еш кына, “ГИДУВ”та укый. Хәзерге медицина академиясе инде ул. Ә бервакыт, шунда, стоматологлар курсында укып йөргәндә, аның терапеяне тирәнтен белүенә укытучылары соклана хәтта. Әнә шулай участокта бер генә табиб булу сәбәпле, барлык белгечлекләрне дә өйрәнергә туры килә аңа. Шунысы да бар, анда укып кайткач, больницадагы урта звено шәфкать туташларын өйрәтә торган була ул.
Бер уңайдан гаилә хәлен дә искә алу урынлы булыр.
Аның җәмәгате Зөлкәрнаен абый турында да гаять күп итеп язып булыр иде. Заманында милициядә дә, “Ашыгыч ярдәм”дә дә шофер булып эшли. Ә барыннан да бигрәк Илсия апага ныклы терәк булып яши. Районның шахмат остасы, бу осталыгын улы Иреккә калдырган шәхес ул. Барысы 3 бала тәрбиялиләр алар. Олылары – игезәк кызлар, ә кечесе – югарыда телгә алган Ирек. Инде хәзер һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормыш юлы.
...Юбилейга килгән Хәмит абыйны күргәч, якынына куангандай, көлеп җибәрде Илсия апа. Дөреслектә дә шулай – күршеләр икән алар, ләбаса! Бу очракта ветераннар советы җитәкчесе сөйләгәннәрне аерым бәян итү урынлы булыр.
– Аның әтисе – Сафа абый, әнисе Кәримә апа Олы Әтнәнең бик хөрмәтле кешеләре булып яшәделәр. 
Әтисе эшкә бик оста иде. Ә Бөек Ватан сугышыннан “БМВ” мотоциклы алып кайта ул. – Менә бу факт үзе генә дә шаккатмалы югыйсә!
Техника чит илнеке булса да, туза инде ул. Мотоцикл да ремонт сорый башлый. Сафа абый мотоциклның поршене эштән чыккач, яңаны үзе кыра. Аңлашыладыр инде, моның өчен “алтын куллы” булу кирәк. Ә мотоцикл заманы өчен яңа, бары кунакка йөри торган техника була.
Җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе Саимә апа Сабирова исә, юбилярның инде 90 яшьне узган дусларыннан видеосәлам оештырган. 
Ай бик күңелле икән ул дусларыңның видеокотлауларын тыңлап, карап утыру. 
Ә инде яшьтәшләре авызыннан: “Сәламәтлек белән бәйле нәрсә булса да, башта аңа мөрәҗәгать итәбез”, – дию­не ишетү, аеруча күңелле яңгырады. Менә шул инде ул тормышның күңелле мизгелләре!
Илсия апаның хезмәттәге уңышлары белән янә ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов таныштырып узды.
– Совет заманында кулланылган бишьеллык социалистик ярышларның һәрберсендә җиңүчеләр сафында була; 
– 1986 елны “Почет билгесе” орденына лаек була; 
– В.И.Ленинның тууына 100 ел булуга багышланган медаль белән бүләкләнә.
Болары берничәсе генә. Аннан тыш булган грамота, мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел.
Участокка барып үз тавышын бирде
Соңыннан юбилей тантанасы Күлле Киме авыл мәдәният йортында дәвам итте. Чөнки бу көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза иде. Баш табиб Илназ Хисамиев белән авыл җирлеге башлыгы Илшат Гыйниятов Илсия апа Сабированы култыклап кына йөрделәр: машинага утырттылар һәм барыбыз бергә шунда таба юл тоттык. 
Өйгә китереп сайлату да мөмкин иде үзе, әмма юбиляр барып сайлауны өстенрәк күрде. Һәрхәлдә үз тавышын бирүдән канәгать калып, куа­нып кайтты ул туган өенә. Әлбәттә, аны машинада өенә озатып та куйдык.
Тормышта Илсия апа Сабирова кебек ихлас күңелле, ярдәмчел, гел яхшылыкны гына уйлаучы ак яулыклы әбиләребез сау-сәламәт булып, озын-озак гомер кичерсәләр иде. 


Нет комментариев