Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биләрдә котыру авыруы буенча карантин кертелде

Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылында хайваннарда котыру авыруы буенча карантин кертелде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган.

Карантин чикләүләре «Биләр авыл җирлегенең аерым территориясендә» кертелә. Биләр авылында котыру авыруы Урицкий урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан йорт янында ачыкланган. Эпизоотик учактан 1,5 чакрым радиустагы территория имин түгел дип табылган.

Чикләүләр гамәлдә булган чорда биредә котыру авыруына бирешүчән чирле хайваннарны дәвалау, шулай ук анда мондый хайваннарны кертергә һәм аннан алып чыгарга ярамый.

Моннан тыш, әлеге территориягә, терлек караучылар, ветеринарлар, авыру чыганагын бетерүчеләр һәм җирле халыктан тыш, чит кешеләргә керү тыела.

Авылда карантин гамәлдә булган чорда ярминкәләр, күргәзмәләр һәм авыруга тиз бирешүчән хайваннарны башка җиргә күчерү һәм туплау белән бәйле башка төрле чаралар үткәрергә ярамый.

Карантин режимы котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән терлекне чалып яки соңгы авыру хайванның мәетен юк итеп 60 көн үткәннән соң гына гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев