Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Дедовщина” булмады

Быел язгы чакырылышта ике районнан барлыгы 80нән артык егет армия сафларына алынган. Шуларның унга якыны Әтнә районыннан.

Безнең район егете Комыргуҗа авылыннан һәм алты сы Арча районы егетләре хәр би хезмәткә киттеләр.

Асадуллинар төпчек уллары Айзатны армия сафларына озат - тылар. Айзат 2002 ел гы. Ул “Казан мәгълүмати тех но логияләр һәм элемтә техникумы”н яңа гына тәмам лап, әле кулына диплом алырга да өлгермәгән, ләкин инде үз теләге белән хезмәт итәргә китте.

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында әлеге җиде егет һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булып узды. Очрашу барышында Арча-Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов егетләргә армия шартлары турында сөйләп китте. Бүгенге көндә әти-әниләрне иң борчыган:

 “Чакыру буенча армиягә алынган хәрбиләр “кайнар” нокталарга җибәрелмиячәкләрме?”– дигән сорауга ул: “Безнең прези дентыбыз Владимир Пу тин һәм Россия Фе тин һәм Россия Фе де рациясенең Оборона минис тры, армия генералы Сергей Шойгу сүзләре белән әйтәм. Егетләр “кайнар” нокталарга кермиләр. Бу закон. Курыкмыйча балаларыгызны армия сафларына җибәрә аласыз”, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. Әлеге очрашуга Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов та килгән иде. Ул егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, аларның исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде. Һәм ул үзенең армиядә ничек хезмәт итүе турында сөйләде.

Очрашуга әле армиядән яңа гына кайткан Арча егете Ислам Гарипов та килгән иде. Ул үзенең Сочида хезмәт итүе турында сөйләде. Аның әй - түенчә, дөрестән дә, аш ха нәдә “швед ский” өстәл, теләгән ризы гыңны сайлап аласың икән. Зал да утыручы бер әтинең: “Дедовщина бар идеме соң?” – дип соравына ул: “Юк бездә “дедовщина” булмады”, – диде Ислам. Һәм сүзен дәвам итеп: “Җидегез дә бер җиргә эләк мәссез бәлки, ләкин бергә туры килсәгез, бердәм булыгыз, дус булыгыз”, – дип киңәшләрен бирде егетләргә.

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында бер үзәнчәлекле традиция бар, биредән хәрби хезмәткә алынучы егетләр изге дога белән китә. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт егетләргә Ватан каршындагы изге бурычларын искә төшереп, догалар укыды.

Әнә шулай итеп егетләр Ватан каршында булган бурычларын үтәргә дип ерак юлга чыгып киттеләр. Әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә, исән-сау хез мәт итеп әйләнеп кайтырга язсын аларга!

Ә хәрби хезмәт аша үткән егетләр беркайчан да, бер кайда да югалып калмыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев