Районыбызның танылган, тарихта зур эз калдырган олпат шәхесләрен барлауны дәвам итәбез.
1953-1962 елларда Әтнә районы «Коммунизм таңы» колхозы рәисе, Әтнә МТСы директоры, Әтнә һәм Тукай районнары авыл хуҗалыгы инспекцияләре җитәкчесе, 1965-1967 елларда – КПССның ТАССР Арча райкомы беренче секретаре булып эшләгән Госман Җиһаншинга 26 сентябрьдә 100 яшь тулган булыр иде.
Ул 66 яшендә вафат була.
Җитәкчеләр – тарихта зур эз калдыручы кешеләр. Районыбыз тарихына күз салсак, андый шәхесләрнең барлыгын күреп горурлык хисе туа. Шөкер, еллар узса да, аларның башкарган хезмәтләре республика һәм районыбызның тарих битләрендә чагылыш таба.
Госман Җиһаншинны да шундый кешеләрнең берсе дияр идек.
Госман Шаһи улы кем ул?
Госман Җиһаншин 1926 елның 26 сентябрендә районыбызның Олы Әтнә авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга үзенең хезмәт юлын башлый.
1942 елда колхозның кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләнә, Совет Армиясенә чакырылганчы анда 1943 елның ноябренә кадәр эшли.
1943-1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында 3нче Беларусь фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Литваны азат итү, Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршы ала. Сугыштагы батырлыклары өчен «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Госман Җиһаншин хезмәт иткән мотосапер батальоны командиры «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим итүдә болай дип яза: «Белоруссиянең оккупацияләнгән территориясен азат итү өчен барган сугышларда кызылармеец Г.Ш. Җиһаншин Орша шәһәре районында, дошманның көчле утына карамастан, мина кырларында танк корпусы өчен юл ача, 87 минаны ала һәм зарарсызландыра. 1944 елның 27 июнендә Г.Ш. Җиһаншин Старостье мәйданчыгы янында елга аша күпер салуда катнаша. Күпер салган урынны дошман өзлексез артиллерия һәм корал утына тотса да, Җиһаншин батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, дошман уты астында 8 сәгать буена барлык биремнәрне дә бик тиз үти», дип языла интернетның Википедия сайтында.
Хезмәт юлы
1950 елда колхоз рәисләре әзерләү мәктәбенә укырга керә һәм 1953 елда аны кече агроном белгечлеге буенча тәмамлый.
1953 елда КПССның Әтнә райкомы тәкъдиме белән «Коммунизм таңы» колхозына рәис итеп сайлана һәм анда 1957 елга кадәр эшли.
Колхоз рәисе булып эшләгән чорда бергә берләшкән колхозларны ныгыту, авыл хуҗалыгын күтәрү буенча партия һәм хөкүмәт карарларын үтәү буенча күп көч һәм осталык куя.
1957 елда Татарстан АССРның Әтнә машина-трактор станциясе директоры итеп билгеләнә, ә 1958 елда МТСны үзгәртеп корганда башта Әтнә, аннары Тукай районы авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы итеп билгеләнә (районнарны берләштерү сәбәпле), район Советы сессиясендә район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.
Колхоз рәисе, МТС директоры һәм районның авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы булып эшләгән чорда Госман Җиһаншин белемен һәм квалификациясен күтәрә, читтән торып Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын галим-агроном белгечлеге буенча тәмамлый. Алган белемнәрен авыл хуҗалыгы производствосына фән казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәне кертүдә, колхоз производствосын оештыруны ныгытуда куллана.
1950-1953 елларда Казан шәhәpeндә колхоз рәисләрен әзерләү буенча Татарстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый, 1960 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1965-1967 елларда – КПССның ТАССР Арча райкомының беренче секретаре була.
1971-1983 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры, 1983-1987 елларда Авыл хуҗалыгы продукциясе хәзерләү һәм сыйфаты буенча ТАССР Дәүләт инспекциясенең баш дәүләт инспекторы вазыйфаларын башкара.
Госман Шаһи улы колхоз җитештерүен үстерүгә зур өлеш кертә, аның инициативасы белән республикада игенчелекнең прогрессив системасы эшләнә һәм киң кулланылышка кертелә.
Җәмәгать эшчәнлеге: 7-10 нчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары, 1971-1983 елларда Бөтенроссия колхозлар Советы һәм аның Президиумы әгъзасы булып сайлана, әлеге органнар эшендә актив катнаша.
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен РСФСР Югары Советы Президиумының 1983 елның 7 ноябрендәге Указы белән Госман Җиһаншинга «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Хезмәт ветераны» медале, РСФСР, ТАССР Югары Советы Президиумының, КПССның Татарстан өлкә комитетының, ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталары, СССР, РСФСР, ТАССР министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмаларының медальләре, билгеләре, дипломнары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Госман Җиһаншин 1992 елның 12 ноябрендә вафат була, Казан шәһәренең Яна бистә зиратында җирләнә.
Якыннары истәлегеннән
Фәрит Шаһиев истәлекләреннән:
– Госман абый бик гадел кеше иде. Министрлыктан эштән киткәндә, аның хәтта дачасы да юк иде. Эш урыныннан бирделәр, киткән вакытта аны кире алдылар, балаларына да бернәрсә дә калмады.
Мин авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Миңа кая барырга икәнлекне сайлау мөмкинлеге бар иде. Чөнки югары стипендия алып укыдым, курсның комсомол сәркатибе идем. Дипломны беренче булып якладым. Сайлау мөмкинлеге булгач, мин Әтнәне сайлаган идем. Якташым Илдар Әүхәдиев белән бер бүлмәдә тордык. Шуннан ул миңа: «Син абыең ярдәме белән теләсә-һкая бара аласың, Әтнәне миңа бир әле», – диде.
Ризалаштым. Сайлау мөмкинлеге булгач, иркенләп йөрим шулай. Берзаман яңадан килгәч, барысын да районнарга бүлгәннәр. Урын беткән – Чистай белән Апас районы гына калды, дип торалар. Фирдәвес дигән егет: «Миңа Чистай районы якынрак, бер күрмәгән Апас районына барасы килми», диде. Мин шулвакыт абый янына керергә булдым.
Аңа барысын да аңлаттым. «Апас районына җибәрәләр, белгән җир дә түгел», димен. Ә ул исә: «Энем, кая җибәргәннәр, шунда барырсың инде», – диде.
«Шуннан сумкаларымны күтәреп, бер белмәгән Апас ягына китеп бардым», – дип елмая Фәрит абый.
Госман абый бик үткен фикерле кеше дә иде. Киңәшләре үтемле, төпле булды.
Апаста матур гына эшли башладым, үсеш тә бар. Берьюлы Казанга килгәч, аларда кунып чыгарга туры килде. Һәм ул миңа: «Энем, син минем эздән барасың. Сиңа бер киңәш бирим әле», – диде. «Энем, син бик акыллы кеше, башкаларга юк, дип әйтә белмисең. Син җитәкче булырга омтылма, югыйсә үзеңне изеп китәрләр», – диде. Тагын бер әйбәт киңәше бар иде. Монысы туганлык мөнәсәбәтенә кагыла. «Энем, Фәймә апаң (Госман абыйның туганы), сиңа сүз әйтә икән, зинһар аны башка кешегә сөйли күрмә. Чөнки сүз йөртү кеше арасын боза торган бик начар әйбер ул, диде.
Фәрит абый Госман абыйны зур ихтирам белән искә алды. Госман Җиһаншин турында яза башласаң, бер газета бите генә җитми.
Редакциядән. Бүгенге көндә районыбызның танылган шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү һәм киләчәк буынга җиткерү максатыннан төрле эшләр алып барыла. Мәдәният йортларына, мәктәпләргә аларның исеме бирелә. Аларны санап тормыйбыз. Һәркайсыбызның күз алдында. Госман Җиһаншин исемен мәңгеләштерү өчен Олы Әтнә авылында урнашкан «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркына аның исемен бирү планлаштырыла.
Гөлнар Сабирова, язма район үзәк китапханәсе белән берлектә әзерләнде.
Нет комментариев