Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Һәр хәрефенә, өтеренә кадәр укып чыгам”

Күшәр авылыннан газетабызның тугрылыклы укучысы Равия Садретдинова әнә шулай ди.

Район газетасын бала вакыттан укый Равия апай. “Кызыл юл”, “Коммунизмга” газеталары булып нәшер ителгән вакытларда да район газетасыннан аерылмыйлар.

– Әти - әни газет-журналлар, китаплар бик күп укыйлар иде. Башта гарәпчә укыдылар, аннары кириллицаны да өйрәнделәр. Әти кич белән без, балаларга, кычкырып газета укый торган иде. Шуңа да уку, безнең канга кечкенәдән сеңеп калгандыр инде, – ди ул. Сүзен дәвам итеп:

– “Әтнә таңы” газетасы килүгә иң беренче арткы битен күздән кичерәм. Шуны да әйтим әле, кайбер күмәк хуҗалыклар кайгы уртаклашуны бирмиләр нигәдер. Танышларның “Һәр хәрефенә, өтеренә кадәр укып чыгам” Күшәр авылыннан газетабызның тугрылыклы укучысы Равия Садретдинова әнә шулай ди бакыйлыкка күчкәннәрен белми дә калабыз, – дип уфтанып куйды.

Бер-берсен яратып, иңне-иңгә куеп гомер кичергән тормыш иптәше Фәтхрахман абый да:

– Равиянең барлык туганнары да укырга яраталар. Ә өйгә газета килгәч, иң элек кемнең юбилей, кем туган, кем бакыйлыкка күчкән шуны карап чыгам үзем дә, – диде. Равия апа исә: “Әтнә таңы”ның хәрефенә кадәр укыйм. Бер генә язманы да калдырмыйм. Дөресен әйткәндә, ахыргы биттәге белдерүгә кадәр укыйм. Бик яратам укырга. Газетаны көтеп алабыз. Кызганыч соңгы елларда газета­ -журналлар саны кимеде. Чөнки безнең авылда почтальон юк. Әле ярый “Әтнә таңы” газетасын сез үзегез китерәсез, – диде.

Фәтхрахман абый белән Равия апай икесе дә Күшәр авылыныкы. Фәтхрахман абый Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, гаилә коралар. Равия апай гомер буе сыер савучы, Фәтхрахман абый шофер булып эшли. Урып-җыю чорында комбайнга утыра. Бер-берсен хөрмәт итеп, 55 ел гомер кичерәләр, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларының яраткан дәү әни һәм дәү әтиләре алар.

Безне озата чыкканда да, Равия апа:

– Төрле уңышларга ирешкән балалар турында да язасыз, рәхмәт. Оныкларыбызның уңышлары турында сезнең газета битләреннән укыгач, бик куаныбыз, горурланабыз алар белән. Сыер савучы булып эшләгәндә, үземне дә “Әтнә таңы” газетасына язып чыкканар иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты.

Чыннан да, бүгенге көндә дә саргаеп беткән газета битләре күбебезнең гаилә архивында күз карасы кебек саклана. Аларда күпме тарих, күпме мәгълүмат, никадәр истәлек.

Ни генә дисәк тә, газетаның сихри, әйтеп бетергесез бер көче бар шул аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев