Яңа Әтнә авылында солдат каршы алу йоласы
Хәбәрләр

Яңа Әтнә авылында солдат каршы алу йоласы

Яңа Әтнә егете Ислам Солтанов армия сафларында хезмәт итеп кайтты.

Куанычлы мизгелләр - Яңа Әтнә авылында солдат каршы алу йоласы узды. Туып үскән нигезен, әти- әнисен, туганнарын, дусларын сагынып, Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп, намусына тап төшермичә Ислам Солтанов армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Әтиләр көне уңаеннан әтисе Русланга зур бүләк булды бу.
Исән-сау хезмәт итеп, армиядәге барлык егетләребезгә дә туган йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын!


Нет комментариев