Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игътибарлы булу кирәк

Кыр һәм урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искәртеп узу зыян итмәстер.

Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләнең берсе булып, бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала. Чөнки бөртеклеләрдән калган салам җиңел янып китүчән масса тәшкил итә.

Кыр эшләре башланганчы җаваплы белгечләргә урып-җыю эшләрендә катнашкан затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури. Исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмаска, тәмәке тартуны тыярга, агрегатларда һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарында беренче янгын сүндерү җиһазларын булдырырга (барлык комбайн һәм тракторларда – 2 янгынсүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм янгынсүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итәргә кирәк.

Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып-җыю эшләре барганда җирне сукалау өчен трактор, шулай ук янгын сүндерү яисә янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш. Башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела.

Бөртекле культураларны урып-җыю һәм азык әзерләү вакытында тыела:

– капоты булмаган яисә ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;

– трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;

– автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;

– теләсә-кайсы янгын чыганакларының басуларга эләгүенә юл кую;

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны админстратив җаваплылыкка тарту каралган.

Һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан саклау бүлегенә «01», «101», «112» телефоны аша хәбәр итегез.

2-20-01 – Әтнә янгыннан саклау бүлеге, 3-23-82 Яңа Шашы авылының янгыннан саклау посты.

Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев