Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң мөһиме – бакадан балыкны аера беләбез инде

Илфат Шәрифуллин – Әтнә театры артисты, тумышы белән Мамадыш шәһәреннән. Буш вакытында профессиональ дәрәҗәдә балык тоту белән шөгыльләнә. Быел әнә 8 кило 200 граммлык сазан балыгы тартып чыгарган...

– Балык тоту белән ничә яшьтән бирле шөгыльләнәсең?

– Тумыштан дип әйтеп булмый, чөнки балык тоту белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладым, ике ел чамасы элек. Гаиләдә дә балык тотучы кешеләр юк иде, шуңа күрә моңа, ничектер кызыксыну, тартылу булмады. 

– Ә кем өйрәтте үзеңне?

– Танылган композитор, хезмәттәшем Риваль Хисмәтуллин өйрәтте, моның өчен аңа күпме рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр кебек. Гомеремдә истә калырлык булды ул вакыйга. Җәйнең бер кояшлы көнендә дустым Риваль мине балык тотарга дип Мари якларында урнашкан бер матур җиргә алып китте. Ул түләүле балык тоту урыны булып чыкты. Табигате матур, саф һава – бәхет өчен тагын нәрсә кирәк инде? Ул вакытта минем әле бер генә кармагым бар һәм балык тотуның, гомумән, нәрсә икәнен аңламый идем. Шул төнне Ривальгә ике килолык сазан балыгы эләкте. Минем гомердә дә мондый балык күргәнем юк бит, күзләрем шар булды. “Мондый балык буламыни?” дип шаккатканнарымны, сөенгәннәремне күрсәгез... Шул көннән бирле балык тоту белән “чирли” башладым дисәң дә була.

– Ә син тоткан иң зур балык нинди булды?

– Әгәр дә 2022 елгы сезонны алсак, иң зурысы 8 кило 200 граммлык сазан балыгы иде, бу балык шулай ук Мари якларында тотылды. Икенче сезонга Аллаһы боерса, ун килограммнан да арткан балык тотарга исәп бар.

– Илфат, ә балыкларны нишләтәсең? Пешереп ашыйсызмы, сатасызмы?

– Мин карп-фишинг белән шөгыльләнәм, ә анда шундый кагыйдә бар: тоттың исә – кире җибәр. Син балыкны тотасың, аның белән фото, видеоларга төшәсең дә, кире суга җибәрәсең. Ниндидер авыл елгаларында балык тоткан гади балыкчылар аларны куана-куана өйләренә алып кайта. Безнең дә шулай эшләгән бар, ләкин бик сирәк. Балык тоту – минем өчен хобби ул, мин аны ашар, яисә сатыр өчен түгел, ә күңел өчен тотам. Без бик күп очракта балыкны кире җибәрәбез.

– Илфат, һаман Мари яклары дип сөйлисең, ә Татарстанда балыклы урыннар бармы? Кайда алар?

– Әлбәттә, бар. Безнең өчен ул Лаеш ягында бик шәп урыннар бар. Матур да, балыгы да күп. Шулай ук данлыклы Мишә елгасы, аннан соң Кайбыч якларын тәкъдим итә алам: анда вак та, эре дә балык бар.

– Балык тоту өчен күпме вакыт үтә соң?

– Балыкны бер-ике сәгать тотып, унбиш минут эчендә җыенып кайтып китәргә дә була. Ләкин безнең очракта, шул ук карп-фишингка ике-өч көнгә чыгып китәргә яратам. Бу бит бик зур процесс: син киләсең, чатырларыңны корасың, ашарга пешерәсең, ял итәсең – бер көн шулай үтә дә китә. Балыкны ашатулары, килгәнен көтеп утырулары бик күп вакыт таләп итә. Икенче көнне инде балык тота башлыйсың, монда бит син бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңелең белән ял итәсең. Әле ярышларда да катнашам, алар да өч көн бара. 

– Балыкка ничек әзерләнәсең?

– Башта көнен билгелибез, аннан соң кибеттән бөтен кирәк-яракларны сатып алабыз, балык тотар өчен җайланмалар җитмәсә, аларын да алабыз. Фонарьдан алып итеккә кадәр бөтен әйберебезне җыябыз, машинага бөтенесен төибез дә юлга чыгып китәбез.

– Синеңчә, хатын-кызлар яхшы балыкчы була аламы яисә бу һөнәр ир-атларга гына хасмы?

– Юк инде, ир-атларга гына түгел, миңа калса хатын-кызлардан да шәп балыкчы килеп чыгарга мөмкин. Моның өчен бары тик вакыт, теләк, акча һәм кармак кына кирәк. Бүген Россиядә профессиональ хатын-кыз балыкчылар да бик күп, бездә Татарстанда гына әз алар.

– Илфат, тоткан балыкларның һәрберсен дә таныйсыңмы яисә син белмәгәннәре дә очрыймы?

– Һәрберсен дә әйтә алмыйм, чөнки мин бөтен балык белән дә кызыксынмыйм, аның бөтенесен дә барыбер белеп бетереп булмый. Мин кызыксынган балыклар карп семьялыгыннан – сазан, зеркальный карп, амур һәм башкалар. Иң мөһиме – бакадан балыкны аера беләбез инде (көлә).

– Нинди балык тотарга хыялланасың?

– Алтын балык дип әйтер идем, ләкин аны тоткан бар инде, шуңа күрә су кызы тотсаң әйбәт булыр иде (көлә).

– Киләсе сезонга планнарың нинди?

– Ераккарак, спортчылар җыела торган Россия сулыгына барасы килә. Анда бик зур, 25 килолык балыклар бар. Аллаһы боерса, хыялны чынга ашырырмын дип уйлыйм. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/su-kyzy-totsa-ybt-bulyr-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #атняновости #атнинскийрайон #атня