Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүчеләр белән очрашу үтте

Әтнә районы Күлле Киме авылында урнашкан Сибгат Хәким музеенда шагыйрьнең туган көне уңаеннан “Сибгат чишмәсе” шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашу үтте.

Бу очрашуның махсус кунаклары – совет һәм Россия әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре,ТРның атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимуллинович Галимуллин, Таткультресурс үзәге методисты, “Милли кунакханә” тапшыруын алып баручы Миләүшә Гыйльметдин кызы Насыйбуллина, районыбыз шагыйрәсе Гөлүсә Рәшит кызы Батталова. Шулай ук Күлле Киме һәм районыбыз мәктәпләреннән дә өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары дә кунак булды. Әлеге очрашу бик җылы, рәхәт, матур, күңелле һәм бик моңлы үтте. Шигырьләр, матур теләкләр моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Чараны туры эфирдан күрсәттек, https://vk.com/atnyatany?w=wall-64699467_71036 сылтама буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев