Йомыркага бәя арткан
Хәбәрләр

Йомыркага бәя арткан

Россиядә йомырка бәяләренең атналык үсеше өч тапкырга арткан, диелә Росстатның «2024 елның 8 октябреннән 14 октябренә кадәр кулланучылар бәяләре индексын бәяләү турында» басмасында.

Статистика буенча, продуктка куллану бәяләре 0,3 процентка арткан. Шул ук вакытта, 1 октябрьдән 7 октябрьгә кадәрге чорда үсеш 0,1% тәшкил иткән, 24 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәрге һәм 17 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәрге чорлардагы кебек.

Шәһри Казан


Нет комментариев