“Юл әлифбасын” өйрәнү бик мөһим
Хәбәрләр

“Юл әлифбасын” өйрәнү бик мөһим

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый.

Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – тәрбиячеләрнең, педагогларның һәм әти-әниләрнең бурычы булып тора. Олы Әтнә балалар бакчасының 2 кечкенәләр төркеме балалары да юлда, урамда, транспортта үз - үзеңне тоту, юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен баеттылар, сүзлек запасларын арттырдылар.


Нет комментариев