Узган төндә Казанда Кадыш бистәсе һәм М-7 трассасы чишелеше арасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, билгесез йөртүче билгесез машинада ике ир-атны бәрдергән.
Һәлакәттә җәяүлеләрнең берсе урында ук үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган.
Хокук саклаучылар билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.
Нет комментариев