Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда ир белән хатын Wildberries интернет-кибетеннән 23 миллион сум акча урлаган

2021 елда казанлылар, мәйданчыкның түләү системасы камил булмавыннан файдаланып, танылган маркетплейстан 23 миллион сумнан артык акча урлаган.

Суд сайтында урнаштырылган эш материалларыннан күренгәнчә, Казанда яшәүче ике кеше һәм тикшерүчеләр тарафыннан ачыкланмаган башка затлар Wildberries мәйданчыгы тәэминатчылары белән бергәләп эш итү һәм үзара исәп-хисап ясау кагыйдәләре һәм тәртибе, товарларның ассортиментын формалаштыру үзенчәлекләре турында белеп алган. Моннан тыш, алар мәйданчык программасының кайбер «йомшак» якларын ачыклаган, аларны кулланып әлеге система эшен дөрес булмаган якка борып җибәрергә мөмкин икән.

Акча чыгартып алу өчен мошенниклар Wildberries интернет-кибетендә чынлыкта товар сатып алу мөмкинлеген бирми торган түләүгә сәләтсез банк карталары реквизитларын күрсәткән.

Җитешсез яклары булу сәбәпле, маркетплейс программасы сатып алучыдан түләү чынлыкта килгәнме-юкмы икәнен тикшермәгән. Шул рәвешле, программа түләү документлары формалаштырган, аның нигезендә Wildberries интернет-кибетенең исәп-хисап счетыннан 23 миллион сум акча күчерелгән, аны мошенниклар үз кирәкләренә тоткан.

Нәтиҗәдә, суд мошенникларның берсен биш елга колониягә хөкем иткән, аның хатыны исә шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Моннан тыш, ир белән хатын маркетплейска китерелгән зыянны да кайтарырга тиеш.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев