Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәте хөрмәткә лаек

Элек-электән авылларда хезмәт күрсәтүче шәфкать туташларын яратып, хөрмәт итеп «Безнең духтыр», дип атап йөрткәннәр.

Күшәр авылында шәфкать туташы булып эшләүче Камаева Сәрия безнең яраткан «докторыбыз». Авылыбыз зур, халкы да аз түгел, олы яшьтәге кешеләр дә байтак. Шәфкать туташының яр­дә­менә нәкъ менә олы яшь­тәгеләр мохтаҗ. Сәриябез иренми, һәр кешенең гозерен игътибар белән тыңлый. Аны үз һө­нәренең остасы дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Көннең, төннең кайсы гына вакытында мө­рә­җәгать итсәң дә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер ул. Күр­­ше урамда гына торучы дус, туганнарыңа машина бе­лән генә бара торган бу заманда, Күшәрнең бер башыннан икенче башына кадәр йөрү аңа да җиңел түгелдер. Әмма ул зарланмый. Озак еллар урын өстендә ятып авыру­чы­ларга да, уйламаганда гына авырып китүчеләргә дә яр­дәмгә ашыга Сәрия. Әтнә үзәк больницасында эшләүче табиб­лар белән сөйләшеп авыру­га дөрес диагноз куярга, тиеш­ле уколын кадарга, системалар куярга туры килә аңа. Төрле характердагы авырулар белән дә уртак тел табып эшли ул. Барысына да тәмле сүзен таба. Авырулар аның өенә дә баралар. Аларны да кабул итә. Кирәк кешегә Әтнәдән даруларны, уколларны да үзе алып кайтып бирә. Шәфкать туташының йомшак кулы да, җылы сүзе дә дәва бит авыруга.
Күптән түгел авырып китеп үземә дә өй шартларында дәваланырга туры килде. Гозеремне әйтүгә ки­леп сис­те­ма куйды, ки­ңәш­ләрен бирде. Шул вакытта ярдәм итүче күр­­­ше­лә­рем Нуретдинова Фле­ра апага, Надия һәм Рә­диф Фәйзрахмановларга да рәх­­­мәтем чиксез. Алар да ке­ше­ләргә карата бик игелекле, мәр­хәмәтле күршеләр.  Авылдашларыбыз Сә­риягә бик рәхмәтле. Ба­рыбыз да аның сау-сә­ламәт бу­лып, озак еллар яраткан хезмәтен намус белән башкарып,  рәх­мәт сүзләре ишетеп, хуҗалары тарафыннан макталып, хезмәте югары бәя­ләнеп эшләвен телибез. Мак­тауга һәм хөрмәткә лаек ул безнең Сәриябез.
Дания Батталова, Күшәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев