Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куян елы килә

2023 ел якынлаша. Бер ел буе җиһанда Кара су куяны хакимлек итәчәк. Мондый хәл алтмыш елга бер генә туры килә.

Куян тынычлык һәм татулык ярата, каударланганны өнәми, дусларга, туганнарга хәерхаһлы. Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Куян – елгырлык һәм үрчү символы. Әз генә җилбәзәклек һәм киеренкелек тә хас үзенә. Бер үк вакытта ул җаваплы, хисчән һәм нечкә күңелле. Куян – күркәм холыклы җан иясе. Иясенә охшап, 2023 ел да тыныч һәм матур килер дип өметләник.

Яңа елны ничек каршы алырга

Куян – гаилә җанлы җәнлек. Шунлыктан Яңа елны гаиләгез, бик якын туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән генә каршы алырга тырышыгыз. Яңа елны өйдә түгел, башка берәр җирдә каршы алырга теләсәгез, ул сезгә инде күптәннән таныш урын булсын. Яныгызда туганнарыгыз, якыннарыгыз булса, Куянның күңеле күтәрелер.

Бәйрәмгә ничек киенергә?

Яңа ел хуҗасы кычкырып торган җете төсләрне яратмый. Тыйнак Куянның күңелен күрим дисәгез, аксыл, яшькелт, алтынсу, шоколад, кызыл кирпеч төсләрен сайлагыз. Су куяны елын каршы алганда зәңгәр төсләр дә урынлы булыр..

Бәйрәм табынына нәрсәләр куярга

Барыбыз да яхшы белә – куян үлән ярата. Бәйрәм табыны ел хуҗасына ошасын дисәгез, яшел тәмләткеч үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимеш мулдан булсын. Куян дип уйлауга, күз алдына иң элек кишер белән кәбестә килә. Болар – аның иң яраткан ризыклары. Әлбәттә, бәйрәм табыны итле ризыкларсыз да булмый. Ләкин берүк куян ите әзерли күрмәгез тагын.

Нәрсә бүләк итәргә

Бүләк бирешү – матур гадәт. Яңа елда да якыннарыбызга кечкенә генә бүләкләр әзерләп, күңелләрен күрми ярамас. Куян уңайлы, кирәкле һәм артык кыйммәт булмаган бүләкләр яклы. Бу – оригиналь күчтәнәч, куян сыны рәвешендәге брелок яки сувенир булырга мөмкин. Куян рәсеме төшерелгән картина да яхшы бүләк. Җылы бияләй, башмак, йомшак плед, шарф... Саный китсәң, бу исемлек бик озын.

Узган Куян елларындагы тарихи вакыйгалар

1963 ел – кешелек тарихында беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова Галәмгә оча.

1975 ел – физик-теоретик Андрей Сахаровка Нобель премиясе бирелә.

1987 ел – «ВАЗ» автомобиленең «тугызынчы» моделе күпләп җитештерелә башлый. Германия Федератив Республикасы гражданины, 18 яшьлек Матиас Руст шәхси самолеты белән Мәскәүнең Кызыл мәйданына төшеп утыра.

1999 ел – Борис Ельцин Россия Президенты вазыйфасыннан китә, аның урынына Президент булып Владимир Путин килә. Европа илләрендә яңа акча берәмлеге – евро кулланышка керә.

Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев