Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күргәзмә узды

Шәүкәт Галиев - татар дөньясына балалар өчен утыздан артык китап бүләк иткән шагыйрь һәм язучы.

Балаларга иҗаты өчен ул күп санлы премияләр белән бүләкләнә. Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытны күңелле уздырырга ярдәм итә.
Әтнә үзәк балалар китапханәсендә балаларның яраткан язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Кичәдә китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар башкаруында Ш. Галиевның күңелле шигырьләре яңгырады.
Чарага «Балаларга шатлык өләшүче» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Кичә азагында балалар бик теләп күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев