Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләбиб Лерон белән очрашу булып узды

Бәрәзә төп белем мәктәбендә татар шагыйре, язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премияләре лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән очрашу булды.

Мәктәпнең «Мизгел» театр коллективының яшь актерлары аның «Аңгыра сарык җүләре» пьесасыннан өзек куйдылар. Шагыйрьнең шигырьләрен һәм хикәяләрен сөйләделәр. Шагыйрь туган телне белүнең мөһимлеге турында сөйләде, буш вакытларда күбрәк китаплар укырга киңәш итте. Балалар аңа сораулар бирделәр. Очрашу истәлегенә Ләбиб Лерон журналлар һәм автографлы китаплар бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев