Лос-Анджелеста башкорт һәм татар диаспора вәкилләре бергәләп Сабантуй үткәргән. Бу хакта Уфаның UTV телеканалы телеграм-каналына Казанда туган җырчы Рамилә Галәветдинова сөйләгән.
Чараны «Туганлык» татар-башкорт ассоциациясе оештырды. Галәветдинова сүзләренә караганда, бәйрәм кунаклары милли ризыклардан авыз иткәннәр, самовардан чәй эчкәннәр, шулай ук халык һәм популяр көйләргә җыр-биюләрдә катнашканнар.
Аның сүзләренә караганда, чит илдә яшәгәндә, бигрәк тә балалар белән татарча яки башкортча сөйләшү мөмкинлеге аерым әһәмияткә ия һәм көчле хисләр уята.
Нет комментариев