Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәптә бар да заманча

Күлле Киме төп мәктәбе коллективы 2022/2023нче яңа уку елына горур атлап керә.

Педагогларның август конференциясендә чыгыш ясап, мәгариф бүлеге мөдире Күлле Киме төп мәктәбенең дә узган уку елы нәтиҗәләре яхшы булуын ассызыклады. Бу хакта мәктәп директоры Рәдис Хәмидуллин һәм аның урынбасары Гөлчәчәк Нуриева белән әңгәмә уздырдык.

– Мәктәп капиталь ремонт кичерде. Бу бик мөһим күрсәткеч, – дип башлады сүзен мәктәп директоры.

Сүз дә юк, беренче чиратта, һәрвакыт, тышкы кыяфәт күз уңында шул. Хәер, газетада бу хакта да бер генә язмадык.

 Тышы гына түгел, эче дә күз явын алырлык бу уку йортының.

Әле дә аерым төзелеш эшләре дәвам итә биредә. Мәктәптә тренажерлар залы оештырып яталар. Иске котельныйга капиталь ремонт уздырып, шунда урнаштыралар. Монысы мәктәп укучыларына гына түгел, авыл җирлегендәге яшьләрнең барысына да хезмәт итә. Гади гантельләрдән башлап, “беговая дорожка”, “ОФП” җиһазлары – барысы да заманча була. Ә янәшәсендә үк яңа газга көйләнгән котельня урнаша. Анысын инде эшләп бетереп яталар. Биредә котельня элек күмер яккан, иске бина иде. Хәзер аны гади итеп, яңаны төзиләр генә дию дөрес Мәктәптә бар да заманча Күлле Киме төп мәктәбе коллективы 2022/2023нче яңа уку елына горур атлап керә тә булмас. Модульле, заманча булачак ул. Менә шул күз явын алырлык матур мәктәпнең узган уку елы нәтиҗәләре белән дә танышыйк.

– Нәтиҗәләребез бик әйбәт. Алар бүгенге конференциядә дә күренде, – ди җитәкче.

Рус теле буенча Күлле Киме төп мәктәбе укучылары беренче урында ук. Гомумән, имтихан нәтиҗәләре яхшы. Сыйфат буенча – 100 процент.

– Математика буенча да мәктәбебез беренче урында. Уртача билге – 4,1. Район буенча иң югары күрсәткеч, – ди директор урынбасары.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев