Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Палата йоклый, мин генә йоклый алмыйм» - Римма Никитина авырган

Җырчы инстаграмга үзенең авырып китүе, ләкин чирне җиңүе турында язган.

Җырчы Римма Никитина авырып киткән. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә фәлсәфи пост язып куйган. «Инде төнге беренче китте, палата йоклый. Мин генә йоклый алмыйм… Чыннан да, безне сындыра алмаган нәрсәләр көчлерәк итә. Тормышның кадерен ныграк аңлый, кайбер нәрсәләргә башкача карый башлыйсың. Мин үз-үземә һәрвакыт: „Син берәү генә. Син барысын да җиңәчәксең“, — дип әйтәм. Бу юлы да җиңдем, Аллаһка шөкер», — дип фәлсәфи пост язган.

Инстачылар җырчының тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын тели, концертларын көтүе турында яза. «Нәрсә булды соң?» — дигән сорауны Римма Никитина җавапсыз калдырган.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/12-02-2021/palata-yoklyy-min-gen-yoklyy-almyym-rimma-nikitina-avyrgan-5805853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев