Хәбәрләр

Россия һәм Украина 270кә 270 формуласы буенча әсирләр алмашты

Бу хакта хәрби хәбәрче Юрий Котенок хәбәр итте.

 «270кә 270 формуласы буенча әсирләр алмашу оештырылды. Хәзерге вакытта әсирлектән кайткан рус хәрбиләре Белоруссия территориясендә», – дип язган ул МАКС мессенджерында.

Россия Саклану министрлыгы әсирләр алышуны раслады.

«Әсирлектән кайткан Россия хәрбиләре хәзер Белоруссия Республикасы территориясендә, алар белән Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова эшли. Тиешле психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, Россия хәрбиләре РФ Саклану министрлыгының медицина учреждениеләрендә дәвалану һәм реабилитация үтү өчен Россия Федерациясенә кайтарылачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Татар-информ


Нет комментариев