Хәбәрләр

Россиядә 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды

РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, көзге-кышкы чорда барлыгы 120 мең кеше хәрби хезмәткә җибәреләчәк

Быел аларның гомуми саны 261 мең тәшкил итәргә тиеш. Хәрби командалар булдырылганнан соң егетләрне инде 10 октябрьдән үк җыю пунктларыннан хезмәт итү урыннарына җибәрә башлаячаклар.

Кораллы көчләрнең Генераль штабында әйтүләренчә, егетләрнең барысы да Россия территориясендәге хәрби частьларда гына хезмәт итәчәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр яңа төбәкләрдәге (Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре) хәрби частьларгак яки анда махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә җибәрелмәячәк, дип хәбәр итә «Российская газета».

Татар-информ


Нет комментариев