Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табигать могҗизасы

Иң кызыклы, оригиналь шигырь юллаучыга «Әтнә таңы»ннан «күчтәнәч».

Г.әләмәт тә уңышлы ел булды,

А.ллагаем үсте җиләк-җимеш.

Л.әйкеләрдән сулар сибә торгач,

И.скитмәле булган, күрсәң үлеш!

Җ.әйләр булмас быел дисәләр дә,

Ә.нә ничек үскән, борын белән!

Н.и хәлләрдә үстерә алды икән?

А.ны бары Мөршидә апай белә.

П.омидорны куеп үлчәүләргә,

П.акетларга салып, иренмичә,

О.чыртыплар редакциябезгә,

М.өршидә апай алып килгән кичә.

И.и-и -и тәмле дә булды диләр кызлар!

Д.өнья чыга аннан бүлгәләгәч,

О.рлыгыннан «башлы» помидорлар,

Р. әхәтләнеп үсәр, язлар килгәч!

Гөлфирә Хәсәнова, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев