Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таләпчән, принципиаль булу бик кирәк

18 июльдә дәүләт янгын күзәтчелеге органнары оешуга 95 ел тула. Бу тарихи юбилейны Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегедә билгеләп үтә.

 Безнең һәрберебез янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк, дигән гыйбарә яхшы белә. Тик янгыннарга каршы көрәшнең мөһим өлеше булып, профилактикалау тора.

XV гасырда ут төртүгә карата катгый законнар гына чыгарылып калмый, кайбер кисәтү чаралары да күрелә башлый. Шулай итеп, 1434 елда Василий II патшалыгында ачык уттан файдалану кагыйдәләре турында Указлар бастырыла. Россия дәүләтендә янгын-профилактика чараларының киләсе үсеш чоры XVI гасыр уртасыннан яки Иван Грозный (1533-1584) патшалык иткән чордан башлана. 1533 елда ул Мәскәү халкына йорт ишегалларында һәм йорт түбәләрендә су белән мичләр булдырырга, җәен мичләр ягуны тыя торган указ чыгара. Соңрак, 1583 елда, аның таләпләре Мәскәү дәүләтенең барлык җирлекләренә дә кагыла.

1918 елда беренче тапкыр янгын-иминият бүлекләре базасында беренче контрольлек итүче органнар – җирле янгын сүндерү комитетлары оештырыла. Бу комитетларга янгын сагы эшчәнлегенә контроль, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, инструкцияләрен төзү, законнар һәм башка күрсәтмәләрнең үтәлешен күзәтү, хокук бозуда гаепле затларны җаваплылыкка тарту, янгын статистикасын алып бару, мәктәпләр һәм янгын саклау курсларын урнаштыру, халык белән эшләү бурычы йөкләнә. Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуның рәсми датасы булып 1927 елның 18 июле санала. Бүгенге көнгә кадәр Федераль янгын күзәтчелеге бик күп үзгәрешләр кичерде. Аның үсешендәге мөһим этапларның берсе – 2002 елда Россия гадәттән тыш хәлләр министр лыгы составына керү. 2021 ел күзәт челекне гамәлгә ашыруга кардиналь үзгәрешләр кертте.

Үткәрелә торган чараларның күбесе күзәтчелек өлкәсеннән профилактикага күчте. Төп басым гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүгә һәм үтәүгә юнәлде. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән сөйләшәбез.

– Төрле үзгәрешләр кичереп килгәннән соң, янгын сүндерү бүлеге аерым, күзәтчелек бүлеге аерым булды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев