Бүген М7 трассасының 958 километрында Мамадыш районының Түбән Яке авылы янында көндезге сәгатьләрдә күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Юлга кар салган трассада ике җиңел автомобиль, өч йөк машинасы һәм ике «Газель» бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренчә, «ГАЗель» йөртүчесе машина салонында кысылган. Урында ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре эшләгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында бу участокта хәрәкәт итү кыенлашкан.
Нет комментариев