Татарстанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Хәбәрләр

Татарстанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

Биектау районында Чыпчык һәм Коркачык авыллары арасында Daewoo Nexia «Лада Ларгус» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» кырые белән Hyundai Solaris җиңел машинасына бәрелә.

Шаһитлар әйтүенчә, өч кеше җәрәхәтләнгән, аларның берсен «ашыгыч ярдәм» табиблары алып киткән.

Татар информ


Нет комментариев