Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тавыкларын эт куркыткан өчен, күршесен сәнәк белән кыйнаган

72 яшьлек бабайны шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Аксубай районында яшәүче ир-ат күршесен сәнәк белән кыйнаган. Күршенең эте тавыкларын куркыткан өчен, бабай җәнҗал чыгарган.

Вакыйга быел август башында Чуваш Енорусскино авылында була. 72 яшьлек ир-ат күршесе белән талаша. Өлкән яшьтәге ир-атның тавыкларын күршесенең эте куркыткан булган. Шуңа ачуы чыккан бабай күршесенең аркасына һәм кулларына сәнәк сабы белән суга. Күрше ир-ат имгәнә.

«Алдан уйлап, корал сыйфатында кулланыла торган предметлар белән сәламәтлеккә зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Прокуратура дәүләт гаепләүчесен хуплый. 72 яшьлек бабай гаебен таный. Суд карары буенча, аны шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/22-10-2020/tavyklaryn-et-kurkytkan-chen-aksubay-keshese-k-rshesen-s-n-k-bel-n-kyynagan-5780369

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев