Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әти эштә, әни кунакта». Нәни балалар ике көн фатирда үзләре генә яшәгән

8 яшьлек абыйсы мәктәпкә киткәч, 5 яшьлек кыз өйдә ялгызы гына калып торган.

Приморье өлкәсенең Артем шәһәрендә Ярославская урамындагы йортларның берсендәге фатирда 5 һәм 8 яшьлек сабыйлар ике тәүлек чамасы үзләре генә яшәгән. Әти һәм әни кеше бу вакытта үз эшләре белән йөргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

8 яшьлек малай инде ике көн сеңлесе белән икесе генә яшәүләрен сөйли. Әтиләре Владивостокка эшкә барган, әниләре исә әтисе киткән көнне үк дустына кунакка чыгып киткән. Абыйсы иртән мәктәпкә укырга барганда, кыз бала өйдә ялгызы гына калып торган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, балаларның 41 яшьлек анасы бу көннәрдә чыннан да кунакта була, ул спиртлы эчемлекләр эчеп йөри. 44 яшьлек әти кеше исә өлкә үзәгендә эшли. Чыннан да, ике көн элек ул балаларына ашарга әзерләп калдыра һәм эшкә китә. Эш сәгате беткәч, әти кеше дә өйгә кайтып тормаска була, ул туганнарында кунарга кала.

Хокук саклаучылар туплаган материалларны балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комитетка тапшыралар. Хәзерге вакытта әни кеше наркология диспансерында дәвалана.

Социаль куркыныч хәлдә калдырылган балаларны Артем шәһәрендәге социаль-реабилитация үзәгенә илткәннәр. Анда балалар белән педагоглар һәм психологлар шөгыльләнә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/21-10-2020/ti-esht-ni-kunakta-n-ni-balalar-ike-k-n-fatirda-zl-re-gen-yash-g-n-5779816

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев