Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана.

Раил Гильмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге начальнигы урынбасары.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм утсүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез.

Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, аларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту ка­гый­дә­лә-­ ­рен өйрәтегез.

Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз.
Өйдә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең телефон номерларын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балагызның кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.
Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә ( фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын  карауны  беркайчан да йөкләмәгез.
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми.
 
Белеп торыгыз
Гадәттән тыш хәл булган очракта «01»,« 101»,  «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезнең һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев