Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әтнә таңы» – җиңүчеләре

2022 елның икенче яртыеллыгында газетага язылган укучыларыбыз арасында “Әтнә таңы”на языл һәм бүләкләр от!” бәйгесе узды. Бәйгенең шарты буенча “Әтнә таңы”на язылырга һәм квитанция күчермәләрен редакциягә юлларга гына кирәк иде.

Вәгъдә иткәнчә, бу атнада квитанцияләрне уйнатып, җиңүчеләрне билгеләдек. ВКонтакте челтәрендә барган туры эфир аша карап, Күәм авылыннан Фәрдия Төхфәтуллина (самокат отты), Бәрәскәдән Әхәт Исмәгыйлев (кайнатма өчен пыяласавыт) бүләкләрен алып киттеләр.

Ә башка җиңүчеләрне редакциябездә көтеп калабыз.

Мансур Гатауллин, Күәм авылы – салат савыты наборы;

Рәшит Нуриев, Бәхтыяр авылы – аш-су өчен элетрон үлчәү;

Фәрдия Мозаффарова, Күәм авылы – җиләк-җимеш вазасы;

Сәлихҗан Сабирҗанов, Яңа Әтнә авылы – таба;

Р.Хәсбиуллина, Кече Әтнә авылы – кастрүл;

Ширияздан Закирҗанов, Дусым авылы – балалар савытсабасы наборы;

Р.Миннебаева, Комыргуҗа авылы – пыяла таба;

Гөлнар Фазылҗанова, Күәм авылы – наушник;

Әхәт Исмәгыйлев, Бәрәскә авылы – кайнатма өчен пыяла савыт;

Фәрдия Төхфәтуллина, Күәмнән – самокат.

Кайбер газета укучылар исемнәрен тулы итеп язмаганнар. Үзегезне танып килерсез дип ышанабыз.

Газетабыз белән бергә калган һәркайсыгызга тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәрвакыт бердәм һәм бергә булыйк.

 Искәрмә: бәйгенең иганәчесе “Светофор” кибете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев