Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә төбәге

Фәридә Галиәхмәтова (Шәймарданова), Түбән Кама шәһәре

Татарлыгын эзләп йөри татар,
Сулык-сулык тибә йөрәге.
Татарны саф килеш саклап калган
Казан арты – Әтнә төбәге.
Тарих давыллары купкан чакта
Әтнәне дә урап үтмәгән.
Инкыйлабы, коллективлаштыру
Күпме язмышларны сүтмәгән.
Телен тартып ала алмаганнар –
Диннән яздырырга булганнар:
Барлык мәхәллә мәчетләренең
Манарасын кисеп куйганнар.
Манаралар кискән куштаннарның
Нәселләре мантый алмаган –
Кайсы гарип туган, ә кайсының
Токымы да җирдә калмаган.
Гарип җанлы куштан, ялагайлар
Районны да хәтта сатканнар.
Укымышлы зирәк кешеләрне
Чит-ят җирләргә таратканнар.
Әтнә юлсыз, җирсез, денсез калды –
Кем күтәрер аның шөһрәтен?
Әтнә көйләренә кемнәр җырлар,
Тоеп туган җирнең рәхәтен?
Киң җилкәле, нык беләкле ирләр
Туры сүзле, изге җанлылар:
“Район данын кайтарабыз,” – диеп,
“Күтәрәбез!” – диеп яндылар.
Район кайтты! Йөзләр елмаюлы,
Эшләре уң, дәртле җырлары,
Саф татарча бәйрәм итә монда
Әтнә халкы, кыз һәм уллары.
Җаннарны саф итә, нурлы итә
Күккә ашкан изге манара.
Мәчетендә картлар намаз укый
Бәхет теләп барыр юлларга.
Һәр төбәкнең зыялысы була:
Бездә Тукай бар, Сибгат Хәким,
Мәрҗани эзенә басып үскән
Район яңартучы баш хаким.
Яшь районның нигез ташын салды,
Халык укый аңа мең рәхмәт.
Татар рухлы якташларын туплый
Гыйлемхан улы Габделәхәт.
Мөселманда шундый гадәт булган:
Иткән хезмәтләре хакына
Исемнәрен мәчеткә кушканнар,
Кем изгелек кылса халкына.
Изгелеге – район, газы, юллар,
Мәчет салды- картлар гозере.
Шуңа инде мәчет диварына
Ташчылар яздылар исемен.
Иң борынгы заманнардан бирле
Халык сүзе ташка уелган –
Ата-баба йолалары исән,
Гореф-гадәт килә буыннан.
Кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек,
Итагать, сабырлык, ягымлык,
Җыр-биюгә, аш-суга осталык –
Горурлыгы Әтнә ягының.
Таңнан торып җиң сызганып эшли,
Кунак килсә, ача кочагын,
Шау-гөр килеп тату яши Әтнә,
Сүндермичә милләт учагын.
Барыр кыйбла туры, омтылыш бер –
Денне, динне, телне югалтмау,
Тарих мәйданының уртасында
Әтнә данын югары саклау.
Татарлыгын югалткан татарлар
Күрсен килеп Әтнә якларын:
Тузан кунмый саф күңелләренә
Бөек, гади, гали затларның.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев