Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәм минем

Ясминә Шакирова, Күшәр авылы

Татарстан минем Республикам,
Казан арты Әтнә төбәгем.
Шунда тудым, чишмә суын эчтем,
Тургайларның җырын тыңладым.
Киң кырыңа, яшел болыннарга
Бәйләнгәндер минем язмышым.
Әтнә көен җырлап, саф һавасын сулап
Тормыш буйлап алга барышым.
Нинди матур туган-үскән җирләр,
Алсулана шәфәкъ баешы.
Иртә таңда моң булып агыла
Манарадан азан тавышы.
Шаулап тора матур урманнарың,
Карап торам сулар агышын.
Ишетәм күк, еракларда калган
Мәрҗаниләр, Сибгат Хәкимнәрнең тавышын.
Дулкынланып тора басуларың,
Хәтфә җәйгән кебек кырларың.
Эш бетүгә шаулап-гөрләп уза
Чын халыкчан сабан туйларың.
Әтнә ягы бик данлыклы як ул,
Булган аның бик зур базарыы.
Бик күп халык килгән бу базарга,
Сату иткән Арча, Казанлы.
Хәтеремдә генә сакланалар
Әбиләрнең урак урганы.
Шул ашлыкны учма итеп бәйләп
Басуларда кибән куйганы.
Таң беленүгә бабайларым кырга
Бар кешедән иртә килгәннәр.
Көне буе билләрен турайтмыйча
Сука белән җирне сөргәннәр.
Балкы әйдә, алга атла Әтнә,
Син кыйбласы һәрбер татарның.
Динебезне, телебезне саклап
Горур булып алга атладың.
Татар булып тудык, татар булып яшик,
Саф татарча телдә эндәшик.
Туган җиребезне, татар телебезне
Югалтмыйча горур сөйләшик.
Каршы җилләргә дә бирешмичә
Җилфердәсен данлы байрагың.
Әтнәбезне, Татарстаныбызны
Чәчәкләргә күмик без тагын.
Туган ягым, үскән җирем белән
Мактанырга минем хакым бар.
Авыр вакытларда кулын сузар,
Ярдәм итәр, газиз халкым бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев