Төнлә Татарстанда дошманның пилотсыз очкычы юк ителгән
Хәбәрләр

Төнлә Татарстанда дошманның пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россиядә барлыгы 726 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

Төнлә Татарстанда Украинаның пилотсыз очкычы юк ителгән, дип хәбәр итә Россия Саклану министрлыгы.

Элегрәк Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме уңышлы кире кагылуы турында белдергән иде.

Узган төндә Россиядә барлыгы 726 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Татарстаннан тыш, пилотсыз очу аппаратлары Мәскәү, Тула, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә, шулай ук Кара һәм Азов диңгезе акваторияләрендә юк ителгән.

Татар-информ


Нет комментариев