Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Бәрәскә авылында Флора Вафинаның «Тамырларым» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды

Флора Вафинаның әнисе - тумышы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән Өшкәтә авылыннан.

Р.Бикчәнтәев ис. Түбән Бәрәскә мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты, лирик-патриотик җырлар авторы һәм башкаручысы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Флора Вафинаның әти-әнисенең якты истәлегенә багышланган "Тамырларым" дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Кичә барышында үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Мәскәүдә яшәп иҗат итсә, тамырлары Флора Вафинаны үзенә тарта.Кичәнең Р.Бикчәнтәев ис.Түбән Бәрәскә мәдәният йортында узуы бик урынлы. Чөнки Флора Вафинаның әнисе - тумышы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән Өшкәтә авылыннан. Флора Вафинаның җырлары төрле темаларга багышланган. Кичә барышында хәрби-патриотик рухтагы җырлар да, лирик җырлар да, хәтта шансон юнәлешендәге җырлар да яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев