Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туган як җырчысы – Сибгат Хәким» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды

Түбән Бәрәскә китапханәсендә 5 - 8 нче сыйныф укучылары өчен Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким иҗатына багышланган «Туган як җырчысы – Сибгат Хәким» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.

Кичәгә Сибгат Хәкимнең туган авылы Күлле - Кимедә урнашкан музей җитәкчесе Гөлсинә апай Хәкимуллина чакырылды. Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, иҗатташ дуслары турында сөйләде. Шулай ук Сибгат Хәкимгә багышланган видеофильм күрсәтелде. Хәтер кичәсендә шагыйрьнең шигырьләре һәм җырларыннан торган аудиоязмалар тыңланды. Балалар шагыйрьнең китапларыннан, фотоларыннан ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Үткәрелгән кичә укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев