Украина Иминлек хезмәтенә Кара диңгез флоты турында мәгълүмат биргән ир-ат кулга алынган
Хәбәрләр

Украина Иминлек хезмәтенә Кара диңгез флоты турында мәгълүмат биргән ир-ат кулга алынган

Севастопольдә яшәүче 57 яшьлек ир-ат дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федераль иминлек хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хокук сакчылары ир-атның Украина Иминлек хезмәте агенты булуын ачыклаган. Үз файдасын кайгыртып, ул мессенджерда Украина махсус хезмәтләре вәкиле белән элемтәгә кергән, РФ Кара диңгез флоты хәрби техникасы һәм бүлекчәләре урнашкан урыннар турында белешмәләр тапшырган.

Җинаять эше кузгатылган, ир-ат кулга алынган.

Татар-информ


Нет комментариев