Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хәзер рәхәт... Тагын бер рәхәт”

Әйшияз авылында яшәүче Гарифҗан Кадыйров шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Бу уңайдан аны районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм ил Президенты Владимир Путин исеменнән Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин котлады.

Мәктәптә бер партада укып укыган, күрше авылда яшәгән мәрхүм Надир кордашымның әтисен күптәннән беләм. Заманында данлыклы “Игенче” кол хозында озак еллар склад мөдире, соңрак тегермәнче булып эшләде әлеге мөлаем йөзле абзый.

 Искә алсам да, һаман елмаючануйчан итеп күз алдына килә дә баса ул.

Бу уңайдан бер мәзәк искә төште. Озын гомерле бер бабайдан: “Озак яшәүнең сере нидә?” дип сораганнар, ә тегесе: “Хатында”, дигән, имеш. Янәшәсендә җәмәгате Нәкыя апай булганга күрә куанып, гел елмаеп яши бугай Гарифҗан абый Кадыйров та. Чөнки колхоздагы кыен хезмәт елларында да, шәхси тормыштакүргән авырлыклар вакытында да нәкъ менә җәмәгате ышанычлы дус, тугры таяныч була белде аның. Ә бүгенге көндә фикере чуалып яки аяклары тотнаксызланып китсә, җәмәгате аны култыклап ала яки фикерен дөресләп җиткерергә ашыга.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев