Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

"Батырлык дәресләре" - хәрби комиссар уйландырды

Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһановны райондагы кайсы үсмер танымый да, кайсысы аның кебек булырга хыялланмый икән.

Үрнәк күз алдыбызда. Хәрби хезмәтнең ни дәрәҗәдә кирәклеген, ир-егетнең Ватан алдындагы бурычы барлыгын бөтен тирәнлеге белән аңлатам дисәң, иң элек үзеңә - хәрби комиссар кебек үрнәк булырга кирәк. 

Ир-егет, хәрби кеше, булачак солдат әнә шундый булырга тиеш. Аңа таянып булсын, аның белеме булсын, кирәк булса, Ватаны өчен ут эченә үзе керсен...-  авыр бурыч, авыр хезмәт. Әмма башкармаслык түгел, Әтнә егете Алмаз Әгъзәм улы үзе  -  һәрьяктан үрнәк. Һәркайсы башыннан үткән.

Бүген ул - әтиләргә киңәшче, улларына - остаз, укытучы, яклаучы. 

Шушы көннәрдә Арча-Әтнә районнары буенча очрашулар уздырып йөри ул. 23 февральдә хәзерге вакытта хезмәт иткән  барлык солдатларын бәйрәм белән котлаганнан соң, аларга алмаш әзерләү эшенә тотынды. 

Арчада ятим балалар белән, Арча эчке эшләр бүлегендә исәптә торган яшүсмерләр белән очрашып, аларга совет гражданы өчен иң кадерле булган төшенчәләрне - Россия Гимны, Россия флагы, армия турында сөйләде. 

Учетта торган һәр яшүсмергә, аларны тәрбияләү максатыннан, запастагы  бер офицерны билгеләде. 

Бүген Алмаз Борһанов туган авылында, үзе укыган Күәм урта  мәктәбендә булып, укучыларга "Батырлык дәресе" үткәрде. Аларның сорауларына җавап бирде.

Фотолар хәрби комиссариат  альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев