Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Егетләрне озаттык

Бүген, 19 июнь көнне

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты ике районнан 10 егетне армия сафларына озатты. 

     Кичә хәрби комиссариатта матур традицияне дәвам итеп, солдатка китәсе егетләрне, аларның әти-әниләрен бергә җыйнап аңлату эше алып бардылар.  Моның ни дәрәҗәдә кирәклеген  андый очрашуларны күргәннәр, бу чарада катнашканнар белә.

Солдат буласы егетләргә олылар, армия сынавын узганнар киңәше дә файдага, ә әти-әниләргә баланы ничек озату кирәклеген аңлату да кирәк. Юлына нәрсәләр тыгарга, күпме акча бирәсе, аны ничек тотасы...- боларның барын хәрби комиссар бәйнә-бәйнә аңлата.

- Юлга каз пешереп тыгасы түгел...- дип, уенын-чынын бергә кушып, дәлилләп  сөйли белә Алмаз Әгъзәм улы. Аннан соң китүче призывникларга бүләккә дә юлга кирәкле әсбаплар алына.

Бу чарага җитәкчеләр, дин әһелләренең килүе аның дәрәҗәсен күтәрә. Кичә дә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  район башлыгы урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча мәчетеннән Габделхәй хәзрәт катнашып, чыгыш ясап, призывникларга хәерле сәфәр, яхшы хезмәт итүләрен теләделәр.

Дога белән башланган эш начар булмас, Алла боерса. 

Бүген иртән Әтнәнең - 3, Арчаның 7 егетен хәрби комиссариаттан озатып җибәрделәр.  Әйбәт хезмәт итеп, еллар имин булып, исән-сау  кайтырга насыйп булсын.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев