Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Искә алдылар

Иртәгә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Бу уңайдан Ары башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә "Мәңге үлмәс ,Муса,синең җыр" дип исемләнгән чара узды.

   Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия. 

Китапханәче Галләмова Диләрә белән мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова укучыларга менә шул хакта сөйләделәр. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Аның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар.  

Ф.Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев